КАҺАРМАНЛЫК   (МУСА ҖӘЛИЛГӘ багышлана)

FaceХафиз Галиев

Һәр замана һәр халыкка

Бирә каһарманнарын-

Милләтен дөнья алдында

Данлыклый торганнарын

Ә бездә- татар халкында

Бар Муса Җәлилебез!

Аның каһарманлыгына

Сокланып, баш иябез!

Яраланып, эләксә дә

Дошманнарның кулына,

Ул аларга баш имәде,

Тугры калды антына. …

”Идел- Урал” легионы

Төзелгәч, әсирләрдән,

Җәлил өндәде сакларга

Тугрылык туган илгә.

Ул җимерде дошманнарның

Мәкерле планнарын-

Борды дошманнарга каршы

Идел Урал улларын!

Халкыбызны пычратырга

Бирмәде Муса Җәлил.

Аның көрәштәшләре дә

Булдылар фидакарь ир!

Палачның канлы балтасы

Өзсә дә гомерләрен,

Сындыра алмады дошман

Ватанның чын ирләрен! …

Төрмә диварларын үтеп,

Җәлил җырларын алып,

Кайтты Моабит дәфтәре

Безгә әманәт булып!

Җәлилнең даны һич сүнмәс

Халкыбыз күңелендә,

Йолдыздай балкыр исеме

Илебезнең күгендә!

Хафиз Галиев

32+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *