КАҺАРМАНЛЫК   (МУСА ҖӘЛИЛГӘ багышлана)

FaceХафиз Галиев

Һәр замана һәр халыкка

Бирә каһарманнарын-

Милләтен дөнья алдында

Данлыклый торганнарын

Ә бездә- татар халкында

Бар Муса Җәлилебез!

Аның каһарманлыгына

Сокланып, баш иябез!

Яраланып, эләксә дә

Дошманнарның кулына,

Ул аларга баш имәде,

Тугры калды антына. …

”Идел- Урал” легионы

Төзелгәч, әсирләрдән,

Җәлил өндәде сакларга

Тугрылык туган илгә.

Ул җимерде дошманнарның

Мәкерле планнарын-

Борды дошманнарга каршы

Идел Урал улларын!

Халкыбызны пычратырга

Бирмәде Муса Җәлил.

Аның көрәштәшләре дә

Булдылар фидакарь ир!

Палачның канлы балтасы

Өзсә дә гомерләрен,

Сындыра алмады дошман

Ватанның чын ирләрен! …

Төрмә диварларын үтеп,

Җәлил җырларын алып,

Кайтты Моабит дәфтәре

Безгә әманәт булып!

Җәлилнең даны һич сүнмәс

Халкыбыз күңелендә,

Йолдыздай балкыр исеме

Илебезнең күгендә!

Хафиз Галиев

32+

Әфганстан ветераннарын хөрмәтләделәр

«Шәһри Казан» газетасы | Газета «Шахри Казан»

Бүген Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгу көне. Бу уңайдан Казан Кремлендә Әфганстан хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга дәүләт бүләкләре һәм автомобиль ачкычлары тапшырды.

«Сез – Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңгән әтиләрнең һәм бабайлар батырлыгының лаеклы дәвамчылары. Бүген без шулай ук бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Аның иҗаты вакытлы кысаларга ия булмаган, үз халкына ихтыяр һәм мәхәббәт көченең сыгылмаслык үрнәге булып хезмәт итә», – диде Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта «Татар информ» агентлыгы хәбәр итә. 

Әфган сугышында Татарстаннан 11,5 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның 300гә якыны һәлак булган.

34+