Наҗар Нәҗми Татар теле 

ЖЕМЧУЖИНЫ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ

Татар теле 
Туган җирең – Идел буе, 
Һәр телнең бар туган иле. 
Туган җирең кебек назлы, 
Җырдай моңлы татар теле. 

Ак алъяпкыч бәйләсәләр, 
Өзелеп тора кызлар биле. 
Кызлар кебек шат чырайлы, 
Ачык йөзле татар теле. 

Халкың кебек уңган да син, 
Хезмәттә син көне-төне. 
Ир-егетләреңдәй дәртле, 
Гайрәтле син, татар теле. 

Фәннән сине аерса да 
Гасырларның афәт җиле, 
Аксакалларыңдай олпат, 
Акыллы син, татар теле. 

Ассалар да, киссәләр дә, 
Үлмәдең син, калдың тере. 
Чукындырган чагында да 
Чукынмадың, татар теле. 

Яндың да син, туңдың да син, 
Нишләтмәде язмыш сине?! 
Дөньда күп нәрсә күрдең, 
Әй мөкатдәс Тукай теле! 

Төрмәләргә дә яптылыр 
Җәлил белән бергә сине. 
Төрмәләрдә дә килмешәк 
Булмадың син, татар теле. 

Зинданнарны ярып чыктың, 
Ялкынланып чыктың кире. 
Хәтта фашист тегермәне 
Тарта алмады анда сине, 
Әй син батыр татар теле! 

Кабатланмас үткәннәрең – 
Гасырларның яман чире. 
Кабатлар сине гасырлар, 
Татар теле – дуслык теле. 

Наҗар Нәҗми

19+

Февраль атлый…

Йөрәк серләре.

Физалия Давлетгареева

Февраль атлый ап-ак карлы юлдан.
Үтәр кышны әллә эзләве?
Кояш карый күктән көне буе.
Әллә инде язны күзләве?

Көн яктысы арта. Караңгыдан
Башлар инде безнең исәргән.
Күңел сорый төрле буяу, арып
Ак-каралы гына төсләрдән.

Кышлар – ул бит елның сынавыдай.
Салкыннары, буран-карлары…
Шул сынауны үткәч, бүләк кебек
Күренә шул җылы язлары.

Язлар үрләп килә әкрен генә.
Язны тоеп, йөрәк куана.
Язлар килә… Тагын да бер язга
Яшәрә бу күңел-дивана…

Физәлия Дәүләтгәрәева

19+