7 ФЕВРАЛЬ – ТАТАРСТАН ГЕРБЫ КӨНЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

Сания Ахметзянова

АК БАРСЛЫ ТУГРАСЫНА ТУГРЫ
ЯҢА БУЫН КИЛСЕН АЛМАШКА!

АК БАРС, уң аягын күтәреп, көч-куәтен күрсәтә; ниятләре уң булуын белдерә; гел алга омтылуын ишарәли… А без, уң кулыбызны күтәреп, бердәм булырга сүз бирәбез! 

Гербтагы утлы кызыл кояш — уңыш, бәхет билгесе, ә калкан республикабызның һәр яктан имин, яклаулы булуын аңлата.

Ак барс канатындагы 7 каурый — дөньяның һәр тарафы белән багланышлар, 8 таҗлы ак астра уңдырышлылык билгесе. 

Ак канатлы Ак барс — төрки бабаларыбыздан мирас булып калган тугра. 

Туграга тугрылык — имин, куәтле, бәйсез дәүләт нигезе.

ТАТАРСТАН ГЕРБЫ КӨНЕ БЕЛӘН!

https://www.instagram.com/p/B8QBiNgIicW/?igshid=1dsmu..

АМАНӘТКӘ ТУГРЫЛЫК 

Татарстан! Канат куя безгә 
Ак барслы герб-туграбыз.
Сүнмәс кояш – уңыш, калкан – дәлил: 
Корыч антыбызга тугры без. 

Ак канатлы барс… Кул күтәреп, 
Бердәмлеккә без сүз бирәбез! 
Уң аяктан атлап, яңа көнгә, 
Изге ният белән керәбез. 

Җиде кыйтга – җиде тарафка без 
Дуслык хисен уяу сакларбыз. 
Кирәк булса, Идел-йортыбызны 
Ак барстай, кыю якларбыз. 

Татарстан гел бер адым алда, 
Заман тизлегеннән калмаска.
Ак барслы туграсына тугры 
Яңа буын килсен алмашка! 
Сания ӘХМӘТҖАНОВА 
#санияәхмәтҗанова #гәрәбә #тугра #герб #татарстан #тасср100 

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы – Татарстанның дәүләт символы. 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан расланды.

27+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *