Татарстан гербы көненә.

Роберт Салахиев

Татарстан – ерак гасырлардан 
Безнең газиз, изге җиребез. 
Яшә бәйсез һәм дә азат булып, 
Данга күмсен хезмәт җырыбыз. Туган җирем, син бит Русиянең 
Ышанычлы, корыч терәге. 
Күп милләтне бергә берләштергән, 
Дуслык һәм тынычлык үрнәге. 

Егәр алып горур байрагыңнан, 
Гербыңдагы ап-Ак Барстан. 
Җир шарына якты нурлар сибеп, 
Маяк булып балкы, Татарстан!

Татарстан, из покон веков 
Священная, родная земля. 
Процветай и ликуй в свершениях, 
Славься как трудовая семья. 

Республика моя, могучая, 
Надежная опора России. 
Ты – страна единства и братства, 
Гарант мира всех нации. 

Сила воли и духа от знамени, 
И от Белого барса тебе дан. 
Как яркий маяк на всю вселенную, 
Сияй звездой, родной Татарстан! 
#сәлахиев#егәралыпбарстан#

31+

7 ФЕВРАЛЬ – ТАТАРСТАН ГЕРБЫ КӨНЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

Сания Ахметзянова

АК БАРСЛЫ ТУГРАСЫНА ТУГРЫ
ЯҢА БУЫН КИЛСЕН АЛМАШКА!

АК БАРС, уң аягын күтәреп, көч-куәтен күрсәтә; ниятләре уң булуын белдерә; гел алга омтылуын ишарәли… А без, уң кулыбызны күтәреп, бердәм булырга сүз бирәбез! 

Гербтагы утлы кызыл кояш — уңыш, бәхет билгесе, ә калкан республикабызның һәр яктан имин, яклаулы булуын аңлата.

Ак барс канатындагы 7 каурый — дөньяның һәр тарафы белән багланышлар, 8 таҗлы ак астра уңдырышлылык билгесе. 

Ак канатлы Ак барс — төрки бабаларыбыздан мирас булып калган тугра. 

Туграга тугрылык — имин, куәтле, бәйсез дәүләт нигезе.

ТАТАРСТАН ГЕРБЫ КӨНЕ БЕЛӘН!

https://www.instagram.com/p/B8QBiNgIicW/?igshid=1dsmu..

АМАНӘТКӘ ТУГРЫЛЫК 

Татарстан! Канат куя безгә 
Ак барслы герб-туграбыз.
Сүнмәс кояш – уңыш, калкан – дәлил: 
Корыч антыбызга тугры без. 

Ак канатлы барс… Кул күтәреп, 
Бердәмлеккә без сүз бирәбез! 
Уң аяктан атлап, яңа көнгә, 
Изге ният белән керәбез. 

Җиде кыйтга – җиде тарафка без 
Дуслык хисен уяу сакларбыз. 
Кирәк булса, Идел-йортыбызны 
Ак барстай, кыю якларбыз. 

Татарстан гел бер адым алда, 
Заман тизлегеннән калмаска.
Ак барслы туграсына тугры 
Яңа буын килсен алмашка! 
Сания ӘХМӘТҖАНОВА 
#санияәхмәтҗанова #гәрәбә #тугра #герб #татарстан #тасср100 

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы – Татарстанның дәүләт символы. 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан расланды.

27+