Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның туган көне.

 

Татары Екатеринбурга

Васил Гаяз улы Шәйхразиев 1963 елның 3 февралендә ТАССРның Минзәлә районы Сәет авылында туган. СССР Эчке эшләр министрлыгының югары юридик мәктәбен читтән торып тәмамлаган. 1981-1983 елларда Биробиҗан шәһәрендә чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үтәгән.

Хезмәт юлын 1980 елда Чаллының «Автозаводстрой» төзелеш идарәсендә монтер булып башлый. 1983-1993 елларда ТАССР ЭЭМ Яр Чаллы бүлеге оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсен җитәкли, 1993-1995 елларда «Челныбанк»ның хокук идарәсе башлыгы була. 1995 елдан — “Челны” финанс компаниясе» директоры. 2003 елда Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнә. 2004 елдан — Чаллы шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары. 2006 елда Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе була. 2010 елдан Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Чаллы мэры була. 2014 елның октябрь аеннан Татарстан премьер-министры урынбасары. 2017 елның 3 августында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Милли Шура рәисе итеп сайланды.
Өйләнгән, ике баласы бар.

35+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *