Гасырга кереп калсын…

» Бәхет телибез!»

Рузалия Сыйразова

02.02.2020.

Бүгенге зеркальный дата
Гасырга кереп калсын.
Авырулар терелсеннәр,
Мохтаҗларга җүн бирсен.
Бәхет шатлык һәрбер йортта
Ташып-мөлдерәп торсын.
Тынычсызлык,тавыш-гауга
Өебезгә кермәсен.
Бурычлардан котылырга
Хәерле ярдәм булсын.
Хозер Ильяс һәрчак безнең
Янәшәбездә торсын.
Өлкәннәргә кадер-хөрмәт,
Игьтибар җитеп торсын.
Бәрәкәтле ризык белән
Табын сыгылып торсын.
Дус-туганнар белән безнең
Аралар якын булсын.
Балаларның шат авазы
Һәрчак яңгырап торсын.
Илләр-көннәр тыныч булсын,
Кояш гел нурын сипсен .
Кара болыт күгебездә
Беркайчанда йөзмәсен.
Авыр кайгы,борчу-сагыш
Тәрәзне шакымасын,
Берәүне дә ходаебыз
Бәхеттән аермасын.
Кайгылардан араласын,
Йөзләребез нурлансын.
Бәрәкәтле рәхәт тормыш
Һәркемгә насыйп булсын.
Изге теләкләр телим мин
Чын йөрәктән һәркемгә,
Сәламәтлек һәм тынычлык
Җитсен бөтен гомергә.
Бала хәсрәтләрен ходай
Язмасын беркемгә дә,
Изге теләкләрем сезгә
Җитсен бөтен гомергә.

СЫЙРАЗОВА РУЗАЛИЯ.

35+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *