Халыкара РӘХМӘТ КӨНЕ бүген!

ТАТАРЛАР • ЗАМАНДАШЛАР

🔴 РƏХМƏТ олыларны олы иткән, кечеләрне кече иткән, картлыкны хөрмәт иткән һәркемгә! 
Рәхмәт гаилә башлыгы була белеп, гаиләсен чын ирләрчә тәэмин иткән, нинди хәлдә дә балаларын ташламаган ирләргә!
Рәхмәт бу пыр тузып асты өскә әйләнеп барган заманда балаларына хәстәрле, мәрхәмәтле әни булган хатын-кызларга! 
Рәхмәт ата-аналарын игьтибарыннан калдырмаган игелекле һәркемгә!

Рәхмәт килер буынга дөрес юлга басарга бар көчен, белемен биргән, укучыларга карата мәрхәмәтле булган һәр укытучыга, мөгаллимгә! 
Рәхмәт үзе сайлаган һөнәр таләпләренә тугры калып, сырхауларга үз вакытында урынлы дөрес ярдәм күрсәтеп һөнәри бурычын тулысынча үтәгән һәр табибка! 
Рәхмәт ил сакчылары сафына хезмәт итәргә килгән һәр яшь солдатта иң башлап кеше күргән һәр командирга!
Рәхмәт балаларның бәхетле киләчәген, олы яшьтәге кешеләрнең тыныч картлыгын, гади халыкның тормыш сыйфатын, кулына тапшырылган төбәкнең үсешен кайгырткан җаваплы урындагы һәркемгә! Рәхмәт! 

Бер уйласаң, санап үтелгән һәркем үз бурычын, үз эшен төгәл шулай үтәргә тиеш тә. 
Шулай да, бу заманда үз вазыйфаларын дөрес үтәгән, бурычына һәм хезмәтенә бар көчен биреп яшәгән һәркемгә бүген ихлас рәхмәт әйтәсе килә никтер… 
Андыйларның булмышы, хезмәте нормаль җәмгыятьнең нормаль күрсәткече булырга тиеш булса да, аптыраталар да, сокландыралар да аерым шундый кешеләр хәзерге заманда. Ихтирамыбыз андыйларга! 

Төркемебез постлары астына җылы комментарийлар язган, матур җырлар куйган, 
бер-берсенә дә, барыбызга да сәламнәр салган һәркемгә — РƏХМƏТ!
Төркемебездә озак еллар безнең белән калган, төркем диварына күз салгалап, лайклар куйгалап, репостлар ясаштырып барган һәркемгә — ЗУР РƏХМƏТ, яңа өстәлгән һәркемгә ЗУР РƏХМƏТ бездән! 

Безгә килгәндә, без якты теләкләр белән, матур җырлар белән, халкыбыз тормышыннан күңелле фотосурәтләр белән, кайберәүләрнең шәхси диварларыннан күчереп, күңелләрне күтәрергә, кайчак бик куанычлы, кайчак бик үкенечле хәбәрләр белән бүлешеп, вакыйгалар белән таныштыргалап барырга тыршабыз булдырганча. 
Əлбәттә, төркемнең һәр редакторына, администраторына төркем аминистрациясе һәм сезнең исемнән зур РƏХМƏТ ! 

РƏХМƏТ!!!

17+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *