Бүген күренекле якташыбыз, галим, язучы Нәкый ага Исәнбәтнең тууына 120 ел тула. Ул – бик катлаулы, әдәби һәм фәнни эшчәнлеге, шәхси сыйфатлары ХХ гасырдагы сәяси, милли, рухи-мәдәни вәзгыять белән тыгыз бәйләнештә тикшерүне сораган шәхес. Казан тарафларында аның шәхесенә һәм иҗади мирасына мөнәсәбәт төрле: сокланып, рухи пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрүдән – бөтенләй кабул итмәүгә, доносчы, плагиатчы итеп санауга кадәр барып җитә. Соңгысының ачык мисалы – танылган язучы Ринат Мөхәммәдиевның “Казан утлары” журналының былтыргы 5-6 саннарында дөнья күргән “Ак кәгазь нидән саргая” романы. Кызганычка каршы, Башкортстанда Нәкый Исәнбәт хакында белгән кешеләр кимегәннән-кими бара, матбугатта да, фәнни, әдәби даирәләрдә аның шәхесенә игътибар бөтенләй диярлек күрсәтелми. Ә бит ул заманында “татарның аяклы энциклопедиясе» булып саналган… Укучыларыбызның хәтерен берникадәр булса да яңарту максатында, без әдип турында “Әдипләребез” биобиблиографик белешмәлегенең (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009) беренче томыннан (610-614нче битләр) алынган мәкаләне тәкъдим итәбез.
Аның авторлары – Рәис Даутов һәм Равил Рахмани.