Нәкый ИСӘНБӘТнең тууына – 120 ел!

ЖЕМЧУЖИНЫ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ

Тулпар журналы төркеме

Бүген күренекле якташыбыз, галим, язучы Нәкый ага Исәнбәтнең тууына 120 ел тула.  Ул – бик катлаулы, әдәби һәм фәнни эшчәнлеге, шәхси сыйфатлары ХХ гасырдагы сәяси, милли, рухи-мәдәни вәзгыять белән тыгыз бәйләнештә тикшерүне сораган шәхес. Казан тарафларында аның шәхесенә һәм иҗади мирасына мөнәсәбәт төрле: сокланып, рухи пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрүдән –  бөтенләй кабул итмәүгә, доносчы, плагиатчы итеп санауга кадәр барып җитә. Соңгысының ачык мисалы – танылган язучы Ринат Мөхәммәдиевның “Казан утлары” журналының былтыргы 5-6 саннарында дөнья күргән “Ак кәгазь нидән саргая” романы. Кызганычка каршы, Башкортстанда Нәкый Исәнбәт хакында белгән кешеләр кимегәннән-кими бара, матбугатта да, фәнни, әдәби даирәләрдә аның шәхесенә игътибар бөтенләй диярлек күрсәтелми. Ә бит ул заманында “татарның аяклы энциклопедиясе» булып саналган… Укучыларыбызның хәтерен берникадәр булса да яңарту максатында, без әдип турында  “Әдипләребез” биобиблиографик белешмәлегенең (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009) беренче томыннан (610-614нче битләр) алынган мәкаләне тәкъдим итәбез.

Аның авторлары – Рәис Даутов һәм Равил Рахмани.

19+

Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның туган көне. Аңа 60 яшь тулды.

 

ЖЕМЧУЖИНЫ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ

Салават Зәки улы Фатхетдинов 1960нчы елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районында, Аксәет авылында туа. 

Мәктәпне бетерүгә, Салават Стәрлетамак мәдәни агарту училищесына укырга керә. Аннары соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать универсетына режиссура бүлеген тәмамлый. 

“Татар җыры-1989” фестивалендә Салават Фатхетдинов лауреат исеменә лаек була. 1991нче елда аңа Татарстан Республикасының атказанган артисты, ә 1995нче елда Татарстан Республикасының халык артисты исеме бирелә.

19+

Коръән ашы үткәрү Аллаһ каршында саваплы гамәл.

Догалы йорт

Гадәттә безнең халык өйгә кунак җыеп, вәгазь сөйләтеп, Коръән укытып, дога кылдыруны ярата. Раббыбыз Аллаһ каршында бу гамәл бик мәртәбәле һәм саваплы булып санала. 
Беренчедән: өйгә туганнары, якыннары, дуслары, күршеләре килә.
Икенчедән: вәгазь сөйләнелә.
Показать полностью… Читать далее «Коръән ашы үткәрү Аллаһ каршында саваплы гамәл.»

18+