Бүген менә Яңа ел!

Фарида Гарипова

Сәгать сукты уникене,
Бүген менә ел башы.
Бер секундта ел үзгәрде,
Шатланып алдык каршы.

Ап-ак карлар яудырып,
Килде менә Яңа ел!
Шул ак кардай бәхет белән,
Башлансын быелгы ел.

Ап-ак кар көртләре кебек,
Бәхет-шатлыклар килсен!
Җаннарыгыз тыныч булсын,
Озын гомер Аллам бирсен.

Өстәл тулы сый-нигъмәт,
Һәркем шат һәм бәхетле.
Теләгән теләкләр матур,
Мин дә сезгә рәхмәтле!
Фәридә Гарипова.

25+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *