…Яңа елның иң яңасы килә!

» Бәхет телибез!»

*********************************
…Яңа шатлык, яңа бәхет көтеп 
яңа елга аяк басабыз. 
Әйтерсең без тормыш китабының 
иң беренче битен ачабыз. 
…Һәр кешнең тормыш китабы бар, 
эчтәлеге аның билгесез. 
Алда барасы, күрәсе юллар 
булсын иде хәвеф-хәтәрсез. 
..Бер уйланып, үткәннәрне барлыйк 
яңа елга аяк басканчы. 
Салкын хистән түгел, матур сүздән 
матурлансын күңел бакчасы. 
…Җан өшеткеч ачу, авыр сүзләр 
онытылсын, калсын үткәндә. 
Сабырлыкны җуймый, югалтмыйча 
тормыш юлын язсын үтәргә. 
…Ялгызлар очратсын насыйп ярын, 
кавышканнар матур яшәсен. 
Икәү яккан гаилә учагының 
җылылыгы берүк сүнмәсен. 


…Бу җиһанга тәүге аваз салып, 
сау-сәламәт тусын балалар. 
Балаларның игелеген күреп 
яшәсеннәр ата-аналар. 
…Ике бәхетледән бәхет арта, 
бәхет бит ул тормыш яктысы. 
Үргә менәр өчен бирешмичә 
җанга кирәк өмет чаткысы. 
…Мәрхәмәтле, мәхәббәтле булып, 
җылы кушып һәрбер теләккә, 
Бер-беребез өчен кирәк булып 
яшик әле кадер-хөрмәттә. 
…Яшәү шатлыклары мулдан булсын, 
саулык гел янәшә атласын. 
Без яшәгән йортның капкаларын 
кайгы җиле килеп какмасын. 
…Яңа елның яуган яңа кары 
иминлек, бәрәкәт китерсен. 
Безнең яманлыкны, ялгышлыкны 
я, Ходаем, үзе кичерсен. 
…Йөрәк кайнарлыгын суытмыйча, 
санамыйча гомер сәгатен, 
Яшик әле тоеп бу тормышның 
ямен, матурлыгын,рәхәтен. 
…Яңа елнын өр-яңасы килә! 
Яңа бәхет килә тормышка. 
Күңелдәге көчле, ихлас теләк 
алып барсын олы уңышка! 

Автор: Алсу Васикова

25+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *