ЯҢА ЕЛГА ТЕЛӘКЛӘР …

» Бәхет телибез!»

Декабрьнең соңгы көннәре бит, 
Иске елга куябыз нокта. 
Яңа елны алыйк әле мактап, 
Әле хәзергә үзе юкта. 

Иске елда барып чыкмаганнар, 
Яңа елда ашсын тормышка; 
Озын көйле яшәү җырыбыз да, 
Булып чыкмасын иде кыска. 

Ышанычлар тапталмасын салып, 
Ертылмасын өмет мендәре; 
Акыл аша сөйләсен лә безнең, 
Яшәешнең шушы мөнбәре. 

Аллаһ биреп, уңышлар да булсын, 
Яңгыры да, назлы кояшы; 
Насыйп булсын иман байлыкларын, 
Һәр күзәнәк белән тоясы. 

Якын булсын туган аралары, 
Яшәгән җир булса да ерак; 
Безнең күңелләрне нәфрәт, хөсет, 
Үтсеннәр иде читтән урап. 

Кемнәр быел башлы-күзле булган, 
Тигез яшәсен Яңа елда. 
Кызмасыннар. Гел-гел кызып торса, 
Лампочкадагы яна кыл да. 

Яхшыларга – яхшылыкны бирсен, 
Яманнарга – нәрсәгә лаек. 
Чөйдермәсен безнең борыннарны, 
Китсәк кинәт беркөн без баеп. 

Яңа елга изге теләкләрне, 
Телик әле һәрбер кешегә – 
(Танышларга, таныш түгелләргә, 
Якыннарга, якын түгелләргә, 
Туганнарга, туган түгелләргә, 
Күршеләргә, күрше түгелләргә, 
Дус-ишләргә һәм дус түгелләргә, 
Өлкәннәргә, өлкән түгелләргә) 
Тырыш хезмәт белән дөнья таркан, 
Нәк үзебез үк ишеләргә!

Автор Мәүлит Шакиров

15+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *