КЫШНЫҢ БҮЛӘГЕ.

Рамзис МишәрРамзис Мишәр

  FaceГарифабану Сагадуллина

Озак көттерде быел кыш,

Карлар яуды,күңел хуш.

Табигать ул,серле дөнья,

Могҗиза ясап куя.

Яшел наратлар бизәлгән,

Бигрәк матур күр әле.

Ап-ак чәчкәләр кебек,

Безгә кышның бүләге.

Әйтерсең, шомырт чәчәге

Ак бәхетләрне юрап.

Тылсымлы карлар яуган,

Яшел наратны урап.

Яңа елга күп калмады,

Көннәре дә санаулы.

Теләк теләп, каршы алыйк,

Быел бит Күсе елы.

Күсе елы,синдә өмет,

Алып килче шатлыгын.

Начарлыкны бетер җирдә,

Калдыр бары яхшысын.

17.12.2019. Сагадуллина Гарифәбану. 

17+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *