Йөрәк авазы

Гуляра Шарипова

Йөрәк авазы

Еламачы, сөрт син яшьләреңне!-
Уң җилкәмнән дәшә фәрештә.
Аллаh язгач күрми кала алмассың,
Нык бул әйдә, нык бул, бирешмә!Һәр кешенең үз язмышы җирдә,
Күрәчәге, шатлык-кайгысы…
Сукмаклар күп, ләкин ялгышмыйча,
Шул юлларның кайсын сайлыйсы…

Язмыш йөртә әдәм балаларын…
Язмыш сыный… Язмыш бүләкли…
Тик нигәдер «бәхет» дигәннәре
Һәр кешегә тигез эләкми…

Нишлисең бит… Димәк шулай язган…
Сабыр итми юктыр чаралар…
Аллаh сыный сөйгән бәндәләрен,
Сагыштан да үзе аралар…

Күз яшьләрең сөртче, елама, дип,
Уң җилкәмнән дәшә фәрештәм…
— Мин тормышны сөям… Яктылыкны…
Син борчылма… Нык мин… Бирешмәм…

Яшьләремне сөртеп елмаям да,
Теләк телим: Раббым, ташлама!
Болыт арты кояш чыккан сыман,
Өр-янадан көнем башлана…
Раббым, берүк мине ташлама!

Гөлара Шәрипова

37+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *