ӘНИЕМ,..

УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Зинфира Каримова

Әнием, кадерләп 
Кочтың да билемнән, 
Куеның назына 
Күмелдем янәдән. 
Һаман да сабыйдай 
Яратып кочасың. 
Иркәләп сөюдән, 
Әйтерсең, очамын. 

Иреннәр шатлыктан 
Сөенеп елмая. 
Тик нигә йөземә 
Күз яше юл сала? 


Очрашу мизгеле 
Булса да-татлысы, 
Йөрәкне әрнетә 
Югалту ачысы. 

Күбәләк ак җаның 
Күкләрдә булса да… 

Сурәтең һәрвакыт 
Йөрәктә торса да… 


Борчулы вакытта 
Сөйләргә хәлемне, 
Тулаем ышанып 
Чишәргә серемне, 

Шатлыклар килгәндә 
Сөенеп кочарга, 
Ягымлы карашың 
Җылысын тоярга, 

Янымда, әнием, 
Бүген дә син кирәк. 
Төшемдә булсаң да, 
Һаман да син — терәк. 
Син кирәк… 

43+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *