🥇 Камила Валиева выиграла золото Финала Гран-при!

Татары и Татарочки

Всего три недели назад Камила Валиева вернулась на лед после перелома ноги! Поздравляем эту удивительную девушку с победой!

Татарстан спортчысы Камилә Вәлиева яшүсмерләр арасында Туринда Гран-при сериясе финалында ялгыз ярышларда алтын медаль яулады. 

13 яшьлек Татарстан кызы Камилә Валиева ике программа нәтиҗәләре буенча югары нәтиҗә күрсәтте — 207,47 балл. Икенче урынны америкалы Алисә Лью алды, өченче урында — Россиядән спортчы Дарья Усачева.

42+

ӘНИЕМ,..

УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Зинфира Каримова

Әнием, кадерләп 
Кочтың да билемнән, 
Куеның назына 
Күмелдем янәдән. 
Һаман да сабыйдай 
Яратып кочасың. 
Иркәләп сөюдән, 
Әйтерсең, очамын. 

Иреннәр шатлыктан 
Сөенеп елмая. 
Тик нигә йөземә 
Күз яше юл сала? 


Очрашу мизгеле 
Булса да-татлысы, 
Йөрәкне әрнетә 
Югалту ачысы. 

Күбәләк ак җаның 
Күкләрдә булса да… 

Сурәтең һәрвакыт 
Йөрәктә торса да… 


Борчулы вакытта 
Сөйләргә хәлемне, 
Тулаем ышанып 
Чишәргә серемне, 

Шатлыклар килгәндә 
Сөенеп кочарга, 
Ягымлы карашың 
Җылысын тоярга, 

Янымда, әнием, 
Бүген дә син кирәк. 
Төшемдә булсаң да, 
Һаман да син — терәк. 
Син кирәк… 

43+