3 декабрь — “Билгесез солдат көне”.

tulachi.tatarstan.ru

5 декабрь 2018 ел., чәршәмбе

Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул максаттан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Исемең — билгесез, батырлыгың — үлемсез”- исемле китап күргәзмәсе куелды.

Йолдыз

Үзәнлектә җилләр уйнап йөри,
Яфракларны куып түбәнгә.
Маңгаенда кызыл йолдыз яна,
Кем ул күмелеп йоклый үләнгә?

Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?
Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?
Иленә булып хезмәт иткән?
Бу сугышка кайчан алынган?
Балалары бардыр, бәлки, аның,
Яшь егеттер, бәлки, кем белгән.
Ләкин безгә менә шунсы ачык:
Туган җире өчен ул үлгән.
Башына ул җылы бүрек кигән.
Туңмас өчен көзге салкыннан,
Карап ята көнбатышка таба
Күчеп барган фронт артыннан.

Сибгат Хәким, 1943

Мостай Кәрим

Билгесез солдат

Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр,
Бу — билгесез солдат һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр кеше?
Билгесезме, хәтер, әйт әле?!

Атакага күтәрелдек бергә,
Ега сукты әҗәл бер мәлне,
Вакытлыча янә терелдем мин,
Ул — мәңгелек сынга әйләнде.

Каршысында түтәл — түтәл гөлләр
Изге ялкын булып яналар,
Баш өстендә таңнан кошлар сайрый,
Эргәсендә сайрый балалар.

Ә артында аның чал бер хатын
(Ил әнисе — улдыр, мөгаен.)
Ничәмә ел инде өнсез елый,
Салкын ташка бәреп маңгаен.

Җиңү! Кояш балкый бер битеңдә,
Бер битеңдә — моңсу ай һаман.
Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,
Бер күзеңнән әче яшь тама…

 

 

Хикмәтулла Айымбэтов
Роберт Миңнуллин тәрҗемәсе

Билгесез солдат һәйкәле янында

Дөнья якты бүген! Ә мин карыйм
Балкып торган зифа сыныңа.
Нидер әйтер өчен чаганнар да,
Каеннар да миңа сыгыла.
Сугышчылар кебек тора алар
Солдат каберендә. Тынлыкта.
Килгән саен ала алмыйм күзне
Ялкынланып янган тын уттан.
Утлы еллар искә төшә монда.
Кара ташны ялмый, яна ут!
Кем өчендер үкси, үкси ул ут!
Таш тәнендә күпме яра, ут?!
Кошлар күккә күтәрелгән саен
Йөрәк дулый, өскә үрелә.
Кара ташта, ялкын телләрендә
Мин матурлык телим күрергә!
Шәрык-гареп уртасында—Урал!
Горур тотып тора ул сынын.
Идел ага! Басып ята ул да
Ике материкның сусынын.
Ак каеннар күккә сузылганнар,
Ә үзәннәр гөлләр эчендә.
һәрбер чәчәк—үзгә, һәр җыр—үзгә.
Сөенәм мин шуның өчен дә.
Кайда яшәсәк тә, дөнья матур!
Матурлыкның беләм телен мин.
Мин илләргә, барлык халыкларга
Халыкара Бәхет телимен!

55+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *