Шат булсын һәрчак әниләр… 

Файма Зайнуллина

Бөтен Рәсәй халкы зурлап, 
Билгеләп үтә бүген, 
Бар кешегә дә кадерле, 
Изге Әниләр көнен. 

Әни кеше бик кадерле, 
Җан бирүче балага, 
Булган бөтен авырлыкны 
Йөрәгеннән уздыра. 

Алар – гаилә учагы, 
Тынычлыкны саклаучы, 
Һәрвакытта, һәрбер җирдә, 
Балаларын яклаучы. 

Ана күңеле балада шул, 
Бала күңеле – далада, 
Уйламыйча , авыр сүзләр 
Әйтә күрмәгез аңа! 

Шат булсын һәрчак әниләр, 
Йөзләре якты булсын, 
Баласы өчен шатланып, 
Кояштай балкып торсын! 
(24.11.2019. Фәймә Зайнуллина)

Лилия Саттарова

Изге күңелле әнием.
Мин картайдым,диеп,моңайма син,
Маңгаеңа сырлар төшсә дә.
Шомырт кебек кара чәчләреңне,
Ак кыраулар сарып китсә дә.

Гомер үтә,диеп,уфтанма син,
Рәхмәтле бул хәрчак язмышка.
Ни күрсәң дә тормыш сукмагында,
Бирешмә син бер дә картлыкка.

Ап-ак чәчләрең дә бик килешә,
Күңелең дә шундый ак синең.
Без әле дә синең өчен-бала,
Уйламаган юктыр бер көнең?!

Изге фэрештәләр канат җәеп
Торса иде йөрер юлыңда.
Хәвеф-хәтәрләрсез узсын,ӘНИ,
Гомереңнең һәрбер елы да!
Лилия Саттарова

55+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *