Әниләр исән булсын!.. 

 

ИнзиляИнзиля Галиуллина

Өч хәрефле бу бер сүзгә, 
Күпме наз,җылы сыйган. 
Шуңа микән Әни сүзен, 
Йөрәк үзенә уйган. 
Әни,ана күпме мәгьнә, 
Салынган кыска сүзгә.. 
Әни йөрәген яралар, 
Сүзләрне әйтә күрмә. 
Әни, әни, әникәем ,
Җылы кояшлы назым. 
Син булмасаң яннарымда, 
Кемнәр иркәләр җаным. 
Бар әниләр исән булсын, 
Һәр өй нурга күмелсен. 
Әниләр булган өйләр, 
Гөлчәчәктән үрелсен. 
Әниләр исән булсын!.. 

 

62+

Шат булсын һәрчак әниләр… 

Файма Зайнуллина

Бөтен Рәсәй халкы зурлап, 
Билгеләп үтә бүген, 
Бар кешегә дә кадерле, 
Изге Әниләр көнен. 

Әни кеше бик кадерле, 
Җан бирүче балага, 
Булган бөтен авырлыкны 
Йөрәгеннән уздыра. 

Алар – гаилә учагы, 
Тынычлыкны саклаучы, 
Һәрвакытта, һәрбер җирдә, 
Балаларын яклаучы. 

Ана күңеле балада шул, 
Бала күңеле – далада, 
Уйламыйча , авыр сүзләр 
Әйтә күрмәгез аңа! 

Шат булсын һәрчак әниләр, 
Йөзләре якты булсын, 
Баласы өчен шатланып, 
Кояштай балкып торсын! 
(24.11.2019. Фәймә Зайнуллина)

Лилия Саттарова

Изге күңелле әнием.
Мин картайдым,диеп,моңайма син,
Маңгаеңа сырлар төшсә дә.
Шомырт кебек кара чәчләреңне,
Ак кыраулар сарып китсә дә.

Гомер үтә,диеп,уфтанма син,
Рәхмәтле бул хәрчак язмышка.
Ни күрсәң дә тормыш сукмагында,
Бирешмә син бер дә картлыкка.

Ап-ак чәчләрең дә бик килешә,
Күңелең дә шундый ак синең.
Без әле дә синең өчен-бала,
Уйламаган юктыр бер көнең?!

Изге фэрештәләр канат җәеп
Торса иде йөрер юлыңда.
Хәвеф-хәтәрләрсез узсын,ӘНИ,
Гомереңнең һәрбер елы да!
Лилия Саттарова

55+

С праздником Вас, дорогие МАМЫ! 🌹🌹🌹

 

                 

 

Ирина Самарина

Весь мир начинается с мамы… 🌹
И в сердце хранится портрет 
Той женщины ласковой самой, 
Которой родней в мире нет… 
И с первой минуты рожденья, 
Она, словно ангел земной, 
Подарит любовь и терпенье… 
Она за ребёнка стеной… 
И каждой слезинке печалясь, 
Волнуется мамы душа. 
Для мамы мы те же остались, 
Ведь ей не забыть малыша, 
Что рос под сердечком, толкался… 
Бессонных ночей хоровод… 
Как зубик с трудом прорезался 
И мучил младенца живот… 
И первой улыбки сиянье, 
И гордость от первых шагов. 
Влюблённости первой признанье… 
Всё маме понятно без слов. 
Спасибо всем мамам на свете 
За то, что прощаете нас… 🌹
Увы, повзрослевшие дети 
Теперь забегают на час… 
В делах, бесконечных заботах, 
Уже со своими детьми, 
С любовью, посмотрим на фото, 
Где мама и мы, лет семи… 
И взгляд согревает тот самый… 
И детство мелькнуло вдали… 
Весь мир начинается с мамы. 🌹
Здоровья всем мамам земли! 
54+