ҖОМГА КӨН ТЕЛӘКЛӘРЕ …

Маулит Шакиров

ҖОМГА КӨН ТЕЛӘКЛӘРЕ 

Насыйп итсен ил-көн тынычлыгы, 
Саулыкларын җан һәм тәннәрнең; 
Көнләшерлек итмәсен лә иде, 
Бәхетләреннән бүтәннәрнең. 

🙏 🙏 🙏 🙏 🙏

Өлкән хакы һәрчак олы булсын, 
Кече хакы да тапталмасын; 
Оят, намус, вөҗдан күлмәкләре, 
Шушы заманда тапланмасын. 

🙏 🙏 🙏 🙏 🙏

Кешеләрнең җаны түрләрендә,
Булсын һәрчак ихлас һәм ярдәм! 
Ялгыз башка яшәү кыенлыгын, 
Аңласын иде һәрбер адәм. 

🙏 🙏 🙏 🙏 🙏

Туганнарның арасында бозлар, 
Эреп аксын иде беркөнне; 
Биләп алсын шәфкать, берсен берсе, 
Тукмау өчен килгән төркемне. 

🙏 🙏 🙏 🙏 🙏

Эшләгәннең бәрәкәтен бирсен, 
Ял итүнең бирсен аегын; 
Тормыш дәрьясында давыл чыкса. 
Насыйп итсен батмас каегын. 

🙏 🙏 🙏 🙏 🙏

Авыр чакта сабырлыклар булсын, 
Җиңел чакта шөкер һәр дога; 
Күркәм эш һәм матур хәтер калсын, 
Чыгып киткәннең соңгы юлга. 

🙏 🙏 🙏 🙏 🙏

Авылларга – дәвамнарын бирсен, 
Шәһәрләргә – мәрхәмәт, түзем! 
Теләк телим кабул булыр диеп. 
Әллә кем булмасам да үзем.

🙏 🙏 🙏 🙏 🙏

39+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *