Уллар-ир балалар көне! 

Уллар-ир балалар көне! 
Улы булган әти-әни, 
Бүгенге бәйрәм белән! 
Улларыбыз терәк булып, 
Батыр булып үссеннәр! 

Улы булган әти-әни 
Сөенеп яшәсеннәр. 
Әти-әниләр беркайчан 
Күз яше түкмәсеннәр 

Әти-әниләр барсы да 
Тик бәхет-тәүфыйк тели, 
Яшәсеннәр улларыбыз 
Кайгы-хәсрәтләр күрми. 

Бәхетле булсын балалар, 
Борчулар урап узсын! 
Яңа туган һәр көнебез 
Шатлыклы гына булсын! 
(Фәймә Зайнуллина. 22.11.2019)

42+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *