Балалар өчен…

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый: «Котып  балкышлары«

Ленар Шәех  

 

Төньякларда балкый

Котып балкышлары.

Җем-җем итеп тора

Кышның алкышлары.

Кызыл-сары, яшел,

Сары төсләр яна.

Җирне матурлыкка

Күмгән кичләр яна.

Ак аюлар карый,

Ак төлкеләр карый-

Сокланалар бар да,

Сокланырга ярый!

Көньякта да балкый

Котып балкышлары.

Күккә карап тора

Гүзәл кар кошлары.

72+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *