Исәр күңел гел яшьлектә …

Расиля Юсупова

Нигә һаман син, күңелем , исәр!?
Гомер көзе килде, тынычлан!
Килгәненә көзнең борчылмыймын,
Гомер үтә, шуңа борчылам!
Күңел һаман нидер көтә әле,
Унсигездә әле йөрәк тә!
Исәр күңел гел яшьлектә … Хәер ,
Шунсыз булмас иде яшәп тә!
Иң мөһиме- күңелдә яз булсын,
Гомер көзе булсын бик озын!
Исәр булсаң, бул син әйдә, ләкин
Кайгы- сагыш кына басмасын!

Килгәненә көзнең борчылмыймын,
Көзләрдә мин тоям җәй исен!
Сары- кызыл агачларга карап,
Меңенче кат күрдем көз төсен!

Рәсилә Юсупова.

38+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *