Ник сагына кеше яшьлеген? 

УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Үткән гомер кире кайтмый бит ул, 
Ник сагына кеше яшьлеген? 
Яшьлек дигән сихри ул илнең, 
Күптән яптым мин дә «ишеген». 

Тормышымның бер мизгеле булып, 
Калган инде, калган ул ерак. 
Тик нигә соң гомер үткән саен, 
Сагындыра яшьлек ныгырак!? 

Йөрәк калды минем яшьлегемдә, 
Яшь көенчә калды күңел дә. 
Яшьлек дигән әкият иленә 
Төшләремдә кайтам бүген дә! 

Тормышымнан мин бик канәгать 
Үзгәртергә берни теләмим, 
Тик шулай да көндә, яшьлегемә, 
Уйларымда кайтып киләм мин. 

Магефур Закиров 

#укы

49+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *