Мәүлид көне !

Изге теләкләр

Назифа Галиуллина

Рәбигул әүвәл аеның 
Уникенче көнендә 
Зур тантана дөньябызда- 
Мәүлид көне динемдә. 

Мәүлид бит ул-гарәп сүзе, 
Мәгънәсе -туу дигән. 
Таң алдыннан бу дөньяга 
Пәйгамбәребез килгән. 

Җиде кат күк, җиде кат җир 
Илчегә тавыш биргән! 
Аның белән иман нуры 
Могҗиза җиргә иңгән. 

Пәйгамбәрлек биргән Раббым, 
Аңа Коръән иңдергән. 
Ислам нурын җәелдереп, 
Шул дингә өндә дигән! 

Бу көн динне өйрәнергә 
Сәбәп булган көн булыр! 
Пәйгамбәребез юлыннан 
Атлый алсак, уң булыр! 

Шатлык белән Раббыбызга 
Шөкерана кылырбыз. 
Рәсулуллаһны олылап, 
Зур саваплы булырбыз. 

Рәсулуллаһның вафатын 
Искә алып сөйләрбез. 
Коръән укып, тәүбә кылып, 
Салаватлар көйләрбез. 

Мөселманнар өчен, Раббым, 
Зур шатлык динебездә. 
Шәфкать итеп безгә рәхмәт 
Иңдергән иңебезгә. 

Я, Аллаһым, рәхмәтләргә 
Ирешүне насыйп ит! 
Газаплардан котылуның 
Ак юлларын ачык ит! 
Нәзифә Галиуллина

54+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *