Тик әлегә моңсу көзләр …

» Бәхет телибез!»

Динар Хайруллин

Күңел боеккан бер мәлдә 
Гаепчесе көзләрме. 
Сагыш булып яуган яфрак 
Күмә сыман эзләрне. 
Күңел боеккан бер мәлдә 
Җан халәте түзәрме. 
Көзләр дә тиздән чигенер 
Күзләп синең күзләрне. 
Чуар төсләр йөгерешә 
Чагылдырып йөзләрне. 
Бер яфрак иңемә кунды 
Хәл сораша… Исәнме… 
Боек күңелләрдә кинәт 
Капылт нидер кабына. 
Әй, серле дә соң бу җиһан 
Күңел нидер сагына. 
Җылы якка киткән коштай 
Белмим, кая талпына. 
Шаян җилләр биттән сыйпый 
Юаталар… Ярсыма. 
Хис тезгеннәрен бушатам 
Үз иркенә куям да. 
Синле тарафка юл алам 
Көз белән хушлашам да. 
Ак кышлар тиздән, бик тиздән 
Юк, соңармам… Соңармам. 
Синең кебек мин үзем дә 
Бураннарны яратам. 
Ни өченме… Беләсең бит 
Аклыкта бәхет төсе. 
Пар эзләр ярылып ята 
Синеке һәм минеке. 
Сөю давылларында бер 
Эх, адашасы килә. 
Алма төсле битләреңнән 
Шашып бер үбә — үбә. 
Тик әлегә моңсу көзләр 
Төксе яңгырын сибә. 
Вакытлыча булган сагыш 
Юкка чыга иртәгә- 
Син асылны кургәндә. 

Динар Хайруллин

42+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *