Бүген – Комсомол туган көн.

FaceДамир Ахметзянов

 

 Комсомол көне белән.
Истә әле комсомол сафына,
Тәүге аяк баскан  көннәрем.
Ә,билгесен, шатлыктан үсенеп,
Горурланып тагып йөрегәнем.
Олы хөрмәт белән таныклыгын,
Йөрәк түрләрендә сакладык.
Бу исемне, тап төшермәс өчен,
Күркәм эшләр белән акладык.
Янаганда ватанга куркыныч.
Алгы сафта булды комсомол.
Зур төзелеш,илне күтәрүдә,
Беренчеләр булып ярды юл.
Яшь буынның чишмә башын торыр,
Комсомолның сүнгән учагын.
Җан иңдереп тергезәсе иде,
Үткән чорның үрнәген алып. 
 
Яшьлегемнең гүзәл мизгеленә,
Бик еш кайтам җигеп хыялым.
Ашкынамын кире ул көннәрдән,
Яшәү көчем артып, нурланып.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.
42+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *