Халисә Ширмән*** Әйдә, Җилкәй… Сания укый…

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый: 

Халисә Ширмән

…Агач арасында җил адашкан. 
Каеннарның чәчен туздыра, 
Миләшләрнең өзеп җимешләрен, 
Гөмбә төпләрендә сызгыра.. 
Тәртипсез дә үзең! 
Кил, җитәклим, Җилкәй. 
Синең кебек 
Мин адаша белмим урманда. 
Дәва сорап килдем каеннардан – 
Сагыш коя бүген алар да… Әллә нәрсә булган әле, Җилкәй. 
Син идеңме 
Яланнарга чыгып йөгергән?! 
Бүген менә агач арасында 
Без икебез – гүя тилергән… 
Без икебез.  Минем дә бит бүген 
Адашасым килә синең күк. 
Сөйләр сүзләр шундый күп җыелган, 
Сөйләр кешем генә бер дә юк… Сиңа дәшәм. Беләм, серләремне 
Алып китеп Аңа көйләрсең. 
«Ул сагына сине, ул юксына, 
Өзелеп сөя, бугай», – диярсең… 

Ә ул… дәшмәс. Аның йөрәгенә 
Хуҗа булган башка берәү бар. 
…Әйдә әле, чыгыйк бу урманнан! 
Юкса… 
Күзләремне яңгыр томалар… 

Һәм томаннар… безнең юлга ятар. 
Чыгып калыйк, көзләр җиткәнче! 
Чыгып калыйк, 
«Кирәкмисең!» сүзе 
Күңел төпкеленә иңгәнче… 

        Гильмулла Зәкиев

Бик шәп! Рәхмәт!!! 

164+
Поделиться

Халисә Ширмән*** Әйдә, Җилкәй… Сания укый…: 1 комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *