Мин сөенеп яшим…

Сания Валиуллина (Гараева) Сания укый:  

Динар БадрутдиновДинар Бадрутдинов  Музыка бизәге

Гульсария Басырова

Мин сөенеп яшим, көннәремнең
Бәхетлерәк санап узган-берсен. 
Бер матурлык өстәлгәндәй тоеп,
Чәчләремнең көмешләнгән төсен.

Көз түшәгән сары яфраклардан
Йөгерә-атлый узган чакларымда, 
Якты-балкыш сузылып калган кебек,
Бактым исә , борылып артларыма.

Бу җылы нур арта гына сыман,
Гомер офыклары күренгәндә.
Яшәвемнең бар асылын аңлап,
Җаным яхшылыкка төренгәндә.
Гөлсәрия Басыйрова.

Сания Сания

Гөлсәрия ханым! Бүген бик озак сездә , вертуаль-кунакта булып кайттым. Шигырьләрегезне укып ләззәтләнгәндә , шуны тойдым: безнең күңелләр җиһан киңлегендә күптәннән танышып , берүк хис-тойгылар белән яшиләр, күрәсең. Тыңлап карагызчы! Сезнең фикерләрегезне көтеп калам.

Гульсария Гульсария

Ай Аллаааам, бигрәк матур укыйсыз ич!!!!

Рәхмәтләрем Сезгә, Сания ханым. Юк кына шигырьне ничек матур итеп күтәргәнсез.
Юк кына булса , күңелнең түрләренә үтеп кереп, шулай дулкынландыра алмас иде.

ГульсарияГульсария

Шундый да дикциягез матур, ачык. Бик тә зур рәхмәт.
Кем уйлаган, шулкадәр ерак шәһәрләрдә дә укырлар мине дип… Искиткеч тәэсирләндем.
Кереп тыңлармын әле Сезнең язмаларны.
Бигрәк инде, шулкадәр рухлы итеп укыйсыз, аркаларым чемердәде😃
Ераклыкка килгәндә ,Кырым алай ерак түгел хәзер, без дә үзебезнең илдә яшибез бит, безнең сайтны Канадада, Австралиядә , Европа , Азия илләрендә дә яратып , укып, тыңлыйлар. Бик күп хатлар алам.
Ана телебез бик матур яңгырашлы бит! Тыңлап туярлык түгел! Шуны күрсәтер өчен без тырышабыз бит инде.
Әйе, безнең тел искиткеч матур!
Алдагы көннәрдә дә бергә бердәм булып , телебезнең матурлыгын күрсәтергә тырышырбыз дип, уйлыйм. Ә сезгә иҗади уңышлар теләп калам.
Уңышлар телим Сезгә дә. Миңа күрсәткән игътибарыгыз өчен киң күңелегезгә  зур рәхмәтләрем. 
Безнең сайтка да ешрак кунакка керегез! Көтеп калам!
татарыалушты24.рф дип кереп була. Анда төрле рубрикалар бар.» Укып, тыңлар өчен» дигәне бик популяр. Мактанып түгел, сөенеп әйтәм.
Бик матур укый…🌸🌷💗
233+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *