Сания укый:
Бу бураннар ник адаша икән?
Еллар микән әллә картая?
Әби чуагының күген каплап,
Уйный-уйный тышта кар ява…
Еллар микән әллә картая?
Әби чуагының күген каплап,
Уйный-уйный тышта кар ява…

Уйларыма тула буран, көлә-көлә,
Пыр тузгыта хисләр ташкынын.
Пәри кызы булып, оча күңелем,
Кемне көтәм, кая ашкынам?
Пыр тузгыта хисләр ташкынын.
Пәри кызы булып, оча күңелем,
Кемне көтәм, кая ашкынам?
Яшьлегемме шулай дәшә миңа –
Ап-ак кышны, никтер, үз иткән?
Ап-ак кышны, никтер, үз иткән?

Янәсе лә,
Сиздермичә генә, көз җиткән…
Син куркытма болай, Көз әфәнде!
Салкыннарың, беләм, ясалма –
Елмаюың төсле. Ялган уең белән
Хыялыма гына кагылма!
Салкыннарың, беләм, ясалма –
Елмаюың төсле. Ялган уең белән
Хыялыма гына кагылма!

Мин һаман да яшәп туймаганмын,
Сөеп туймаганмын тормышны!
Ә син ашыгып бозга катырасың.
Ап-ак карлар ничек тырышты…
Сөеп туймаганмын тормышны!
Ә син ашыгып бозга катырасың.
Ап-ак карлар ничек тырышты…
Матур көннәр алда булыр әле,
Уйнап кына ява тәүге кар…
Ләкин!
Салкын карның ярсып очуында
Әллә нинди шомлы сурәт бар…
Адашмасын иде бу бураннар,
Картаймасын еллар ашыгып!
Мин бит әле һаман җәй илендә —
Бәхет көтәм өзелеп, ашкынып…
Бик зур рәхмәт, Сания ханым! Шатландым! 🌺🌺🌺🙏🏻
Халисә,шигырең шундый матур, хисләргә бирелеп, тынладым Саниянең укуын, рәхмәт сезнең икегезгә дә, унышлар…
Бик матур укыдың , Сания сеңелем,бик җиренә житкереп ,ә шигырь җиренә җиткереп язылган,Халисә сеңелем, йөрәкләргә үткәреп язгансың, икегезгә дә ЗУР рәхмәт.🌹🌹🌹
257+