Күңелеңнең иң түрендә…

 

Сания укый:

Айдар Халиуллин

Бары балачакта гына,
Зәңгәр күкләр шулай биек.
Хыялланып ята идек,
«Их! Шуларны тотсак!»-диеп.

Баш очыннан салмак кына,
Ак болытлар йөзеп үтә.
Балачакның назлы җиле,
Битләреңнән сыйпап китә.

Су буенда төнге учак…
Яннарында чалкан ятып,
Иксез-чиксез йолдызларга,
Хыял белән очар вакыт!

Балачакта гына була
Яшел үлән хәтфә сыман.
Бары балачакта гына,
Куе сөттәй ап-ак томан…

Үз ишләрең арасында
Шулай мактаныша идек:
«Иң көчлесе-минем әти!
Иң матуры-әни!»-диеп.

…Тормыш кырыс була кайчак.
Барысына түзә йөрәк!
Күңелеңнең иң түрендә
Бала булып…калу кирәк!

АйдарАйдар

Бик матур!..Бик хисле,күңелгә үтәрлек башкару!

Рәхмәт бик зур!..Искиткеч матур укыйсыз!

275+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *