Әйе бүген, җан дусларым,
Җәй аеның соңгы көне.
Бәхет, шатлык алып килсен,
Ошбу елның алтын көзе.
Мул уңышлары шикелле,
Шатлыклары да мул булсын.
Ходай биргән һәрбер көне,
Уңыш, куанычтан торсын!!!
Фәнис Мөхәммәтҗан- Тегермәнле.
Әйе бүген, җан дусларым,
Җәй аеның соңгы көне.
Бәхет, шатлык алып килсен,
Ошбу елның алтын көзе.
Мул уңышлары шикелле,
Шатлыклары да мул булсын.
Ходай биргән һәрбер көне,
Уңыш, куанычтан торсын!!!
Фәнис Мөхәммәтҗан- Тегермәнле.
Рәхмәтле бул Аллага!
Күргәннәре-үткәннәрдә.
Күрәселәр-алда ла.
Язмышлардан узмыш булмас,
Рәхмәтле бул Аллага!
Мин барсын да булдырам дип
Үз-үзеңне алдама.
Бар да аның кодрәтендә,
Рәхмәтле бул Аллага!
Ул тудыра,ул яшәтә-
Кирәк шуны аңларга.
Саҗдә кылып зурла аны-
Рәхмәтле бул Аллага!
Син дигәнчә бармаганда
Язмышыңны каргама.
Әле исән,син яшисең-
Рәхмәтле бул Аллага!
Яклаучы да,саклаучы да-
Бар мәрхәмәт анда ла.
Кем булсаң да,ни кылсаң да
Рәхмәтле бул Аллага!
Робагыйлар.
***
Офыкларда сызылыплар таң ата.
Чәчәк-гөлләр хуш исләрен тарата.
Хисле күңел җәйге көнне ярата.
Карап туймас матурлык һәр тарафта.
***
***
Соңгы көне-җәй китәргә ашыга.
Кочак җәеп көз килгәндәй каршыга.
Аяк басыйк серле,яңа фасылга,
Алла бирсә,әйбәт булыр барсы да!
Көннәр озын 🌞, дөнья якты 🌈
Болыннарда шау чәчәк 🌸🌺🌸 —
Һәрбер җәйнең истәлеге
Озын елга җитәчәк!
* •. ¸🍃🌸🌺 ТЕПЛО ДУШИ 🌸🌺🍃• * `* •.
* •. ¸🍃🌸🌺 ТЕПЛО ДУШИ 🌸🌺🍃• * `* •.
Күзем күрә,аякларым йөри
Үз илемдә гөрләп яшим мин.
Саумы дустым,- диеп, чын татарча,
Үз телемдә шулай дәшәм мин.
Күп җирләрдә, чит илләрдә йөрдем,
Очраттым мин hәрчак татарны…
Татар барда-хәтәр бар диләр, тик-
Хөрмәт итә татар-татарны.
Кипарислар матур,җитәме соң,
Су буенда үскән талларга?!
Ромашкалар кушылып көйли кебек,
Үз серләрен моңлы тальянга.
Республикам минем -Татарстан,
Шаулый-гөрли иген кырларың .
Ару-талу белми җиң сызганып,
Эшли анда егет кызларың.
Туган көнең белән тәбрик итеп,
Яңгыры да тора сибәләп.
Уртаклашыр өчен тәҗрибәне
Чит илләре тора килгәләп.
Сынатмыйлар,кайсы өлкәдә дә,
Бирешмиләр безнең татарлар.
Айга менеп,самоварын куеп,
Сабантуй да шунда ясарлар.
Гөлнара Ахметшина.😘😘😘