ЮГАЛА КҮРМӘ!

Ялкын журналы сайты

6 яшь чагымда мин өйдән китәргә булдым.

Ул көнне әти-әни эштә, мине күрше апай карамагына калдырдылар. Аның кызы – минем дустым иде, чыгып киттек урамга уйнарга. Берзаман уеныбыз ызгыш-талашка әверелде. Шуннан ачу чыгып (ә бәлки үпкәләптәдер – кем белгән) мин өйдән китәргә хәл иттем. Шәһәр җире булса да, безнең йорт янында зур урман бар иде. Урманга керергә үк батырчылык итмәдем, киттем шуның кырыендагы машина юлы буйлап. Олы юлга барып җиттем, сәфәр дәвам итте.

Минем “мөстәкыйль” тормышым төгәл ярты сәгать дәвам итте – эшеннән кайтып баручы апаем (алар бездән ерак түгел генә торалар иде) мине күреп алды һәм үзләренә алып кереп китте. Ул вакытта кәрәзле телефоннар әле юк, әни белән әтигә хәбәр биреп булмый – шуңа күрә апай китте безнең торган урыныбызга, әнине дәшергә. Ни өчен мине дә баштан ук үзе белән алмаганлыгын хәзерге акылым белән генә аңлыйм – кызу килеш әти белән әнинең карашы алдына баскан булсам, бер-ике атна йомшак урыныма утыра алу турында онытасы булыр иде, әлбәттә. Шулай да шактый эләкте.

Балалар югалуы – үтә җитди проблема, һәм һәрбер очрак та болай яхшы тәмамланмый.

1979 елның 25 маенда АКШта мәктәптән өенә кайтып барышлый 6 яшьлек мәктәп укучысы Итан (Россия матбугатында ул никтер Эвиан Пэйтс исеме астында танылган) Патц юкка чыга. Масштаблы эзләүләр (алар барышында малайның фотосын хәтта сөт капларына да урнаштырганнар) бернинди нәтиҗәләргә дә китерми – малайны таба алмыйлар. Әлеге очрак җәмгыятьтә шулкадәр шау-шу кузгата ки, 1983 елда президент Рональд Рейган 25 май көнен хәтта Югалган балалар көне дип игълан итә.

Нәкъ менә әлеге очрактан соң АКШта ата-аналар балаларны мәктәпкә җибәрүгә мөнәсәбәтләрен үзгәртәләр. Итанның әтисе һәм әнисе гомерләре буена Гомуммилли балалар бармак эзләре базасын булдыру өчен көрәшәләр. Моннан тыш алар ата-аналарны балаларның мәктәпкә килмәү сәбәбе турындагы мәгълүматны мәҗбүри төстә уку йортына юллауны күздә тоткан кануннар кабул ителүен таләп иткәннәр.

Итан тарихына ачыклык 2017 елда гына кертелә. 56 яшьлек Педро Эрнандес малайны алдалап алып кереп, буып үтергәнлеген таный. Ләкин психик сәламәтлеге тотрыксыз булу аркасында ул хөкем ителми кала. Шулай да әлеге серле вакыйгада нокта куярга иртә – Итанның гәүдәсе бүгенге көнгә кадәр табылмаган.

2010 елда Югалган балалар көне Халыкара көн буларак билгеләнеп үтелә. Бу көнне барлык теләгәннәр шәһәр урамнарына чыгып, югалган һәм әлегә кадәр табылмаган балаларның исемнәре язылган шарлар очыралар – шул рәвешле балаларны күздән чыгармау, югалган очракта әлеге проблемага битараф калмыйча, эзләүләргә һәрьяклап булышырга кирәклегенә игътибар юнәлтелә.

Исеңдә тот!

Җәй – ял, җиләк-җимеш, табигатькә чыгу чоры. Бик күп гаиләләр ял итәргә, җиләк җыярга, һава суларга шул исәптән урманга йөри. Урманда югалу – шактый куркыныч күренеш. Шулай да “ЛизаАлерт” югалган кешеләрне эзләү хәрәкәте киңәшләрен истә тотсаң, бар да яхшы тәмамланачак:

1. Ашаусыз калсаң нишләргә?

Ашаусыз калдым, дип һич тә борчылма – син ашамыйча шактый озак тора аласың. Иң мөһиме – син югалганыңны аңлап алган урында калырга, кычкырырга, үзеңә игътибар җәлеп итәргә тырышырга тиеш. Шулай эшләгән очракта сине бик тиз табып алачаклар – хәтта ачыгырга да өлгермәячәксең. Һәм шуны онытма: җиләк-җимеш һәм гөмбәләр ашау – начар уй.

2. Эчәсем килә!

Сулыклардан ераграк торырга тырыш – абынып, таеп китеп, суга егылып төшүең бар. Өстәвенә теләсә кайсы урыннан су эчү – куркыныч, төрле авыруларга китерергә дә мөмкин.

3. Өйгә кайтасым килә!

Үзеңнең булган урыныңны төрлечә билгеләргә тырыш – ботаклар, таш, туфрактан калкулыклар ясап калдыр, җирдә уклар яса, аяк киеме эзләрен яхшылап төшереп калдырырга тырыш. Ара-тирә яшь агачны кулларың белән селкет. Сыбызгы тавышын ишетсәң – икеләнмичә җавап бир – сине эзләүчеләр бу. Агачка менә күрмә – анда сине табу катлаулырак, имгәнү куркынычы да югары.

4. Хайваннар тотып ашаса?

Хайваннардан курыкма – аларны аучы абыйлар да авырлык белән эзләп таба. Әгәр таныш булмаган тавыш ишетсәң – кычкыр, сызгыр: хайван булса, куркып китәчәк, эзләүчеләр булса, сине тиз арада табып алачаклар. Еланнар янына якын бармаска тырыш, әгәр елан үзе сиңа якынлашкан икән – селкенмә, ул үзе китәчәк.

5. Әти-әни сүгәчәк мине, кайтмыйм өйгә!

ЮК! Һәркем югалырга мөмкин – хәтта өлкән яшьтәге кеше дә. Әти-әниең сине ярата, алар сине эзлиләр, синең өчен борчылалар һәм синең кайтуыңны бик нык көтәләр. Әгәр барысын да дөрес эшләсәң, куркуга үзеңне яулап алырга юл куймасаң, син әти-әниең өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә бәләкәй каһарман гына булачаксың!

0

День филолога — 25 мая.

ВСЕ ПРАЗДНИКИ

История праздника

В начале было слово…» — гласит первая строка в Послании от Иоанна в Новом Завете Библии. Слово – это то, что делает человека человеком. Что отличает людской род от стада млекопитающих. Благодаря речи человек может осуществлять коммуникацию, передавать знания, признаваться в чувствах и, конечно же, самовыражаются. Далее 👉 http://www.pozdravik.ru/pro-prazdniki/den-filologa

0

Администрацию Путина убедили изменить законопроект о родных языках. Ашыгыч хәбәр, шуңа аны чыганак телдә — русча бирәбез.

https://realnoevremya.ru/

Администрацию Путина убедили изменить законопроект о родных языках

Фото: realnoevremya.ru / Олег Тихонов

Сегодня депутатам Госдумы из Татарстана Ильдару Гильмутдинову и Александру Сидякину сообща с коллегами из других регионов удалось убедить администрацию президента России в том, что текст нашумевшего законопроектао добровольном изучении родных языков требует доработки и изменений.

— Потому что было много обращений, что этот законопроект не решает поставленной задачи, а наоборот — совсем убирает из системы образования роль родного языка. Поэтому сегодня провели рабочее совещание, как мы будем работать над этим документом. Договорились создать рабочую группу и обсудить все предложения, которые поступили, в том числе и с нашей стороны, о том, что ни в коем случае нельзя убирать изучение родного языка как предмет, а законопроект это предусматривал, — пояснил депутат Госдумы от Татарстана, председатель комитета ГД по делам национальностей ИльдарГильмутдинов.

— Задача была донести ту обеспокоенность, которая существует в нашей республике, и мы были услышаны. Договорились, что мы эту работу начнем, чтобы до первого чтения появился другой текст законопроекта. Потому что голосовать за его нынешнюю редакцию очень сложно, к нему есть вопросы. Нас смущает пункт, где говорится о выборе языка: по письменному заявлению родителей — эта форма предлагается в факультативной части изучения предметов. По ней мы и спорим, по добровольности — споров нет. Есть поручение президента страны, что изучение родных языков должно быть добровольным. У нас в республике эта работа была проведена прокуратурой, перегибы, которые были, устранены. У нас теперь 8 часов русского с литературой и 3 часа татарского — все это сохранится. Но мы сейчас говорим, что родной язык должен остаться в обязательной части учебного плана, — добавил другой депутат от Татарстана Александр Сидякин.

В рабочую группу по внесению изменений в законопроект должны войти представители профильных министерств и ведомств: Агентства по национальностям, Минпросвещения и Рособрнадзора, а также парламентарии из национальных республик, в том числе от Татарстана.

Ранее «Реальное время» писало об исследовании авторов ВШЭ о том, что регионы вправе устанавливать изучение своих национальных языков согласно Конституции.


Источник : https://realnoevremya.ru/news/100157-administraciyu-putina-ubedili-izmenit-zakonoproekt-o-rodnyh-yazykah

0

Что нам осталось в этом мае? 

 * •. ¸🍃🌸🌺 ТЕПЛО ДУШИ 🌸🌺🍃• * `* •.
Что нам осталось в этом мае? 
Всего неделя и — прощай! 
Как цвет сирени облетает 
И календарь, и этот май…
 Душа настроилась на лето — 
Сезон желанных отпусков, 
На перламутровость рассветов, 
Волшебность грёз июньских снов … На дивный запах земляники 
И рай цветочный на лугах, 
На ослепительные блики 
Росы на нежных лепестках… Что нам осталось в этом мае? 
Ночей сиреневый туман… 
Дни время, ветром, 
пролистает… 
И май допишет свой роман… 

© Copyright: Ирена Буланова
Свидетельство о публикации №116052405080

Мы всё бежим, торопимся прожить, 
А надо бы успеть остановиться! 
Спасти «сегодня» и его продлить, 
Себе позволив жизнью насладиться!
0