АЛУШТАДА ЯШӘҮЧЕ ДУСКАЕБЫЗ ЗӨФӘР БЕКТИМИРОВ!

***Без телибез сиңа
Көннәрнең яктысын.
Төннәрнең айлысын.
Күрмәсен башкаең
Ялгызлык хәсрәтен.
Балалар кайгысын.

Котлап синең туган көнеңне,
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган язгы иртәдәй
Якты булсын тормыш юлларың.

Кояш көлсен, язлар сиңа
Үз парыңны китерсен.
Язлар белән бергә бәхет килсен.
Гел елмаеп гомер кичер син.***
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Сөеп-сөелеп яшә.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Котлап сине туган көнең белән,
Юлларыңда үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.

 

Сер генә итеп белдерәм: Зөфәребез хәзерге вакытта буйдак  бит!!! Бәлки аның  тиңе сезнең арада яшидер?!!Бу икенче мендәрнең хуҗабикәсенә , төрттереп түгел, ә турыдан үзебезнең өметле ниятебезне белдереп калабыз!

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *