С И Н Е
Котлы булсын …. , туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.
⚜💧💜🌺💗🌹⚜
һәр көн сезне котлап кояш чыксын,
Сезне назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Күкләрегез һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!
⚜💧💜🌺💗🌹⚜
СИН ЯРАТКАН ҖЫР! КАБАТЛАНМАС ӘЛФИЯ АПАБЫЗ ҖЫРЛЫЙ!
Гүзәллекнең үзе булып
Тугансың син җиргә.
Сөеп һәм сөелеп яшә,
Кайгы күрмә бер дә!
⚜💧💜🌺💗🌹⚜
Килмәсен сиңа кайгылар.
Тимәсен сиңа чирләр.
Һәрчак бул шундый акыллы.
Һәрчак бул шундый ЧИБӘР !
⚜💧💜🌺💗🌹⚜
Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен,
Бәхет, шатлык озата барсыннар.
Язмышлар да сиңа гел яхшылык
Гел уңышлар гына язсыннар.
⚜💧💜🌺💗🌹⚜
ЛАРИСА!БУ ҖЫР ДА СИНЕҢ ӨЧЕН! ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ЯРАТКАН ҖЫРЧЫСЫН ТЫҢЛЫЙ АЛУЫНА КУАНУЧЫЛАР ! СЕЗНЕҢ ӨЧЕН ДӘ ФӘРИДӘ АПАБЫЗ ҖЫРЛЫЙ.