Язда быел көзләр сагышы (Кемеровода булган фаҗигагә багышлана)

Ильмира Гимаева

Язлар килә—гөлләр чәчәк атар, 
Тормыш кайнар, яшәр, яшьнәр чак. 
Быелгы яз афәт-ташкын булып, 
Кешелекне озатып барачак… 
Язлар килә..и, балакайларым… 
И, җаннарым, сезсез килә бит! 
Ачы хәсрәт, үкенечле хисләр, 
Үзәк-бәгырьләрне өзә бит. 

 

Язлар килә…Шул сабыйлар йөргән 
Урам буйлап агар кар суы! 
Язлар килгән саен кабатланыр, 
Йөрәкләрнең янып ярсуы… 
Колакларда чыңлар сабыйларның, 
Өзгәләнеп ярдәм соравы… 
Утлы аждаһаның ялкын өреп, 
Җанны ялмап әрсез дулавы… 
Күзебезгә күчәр сабыйларның, 
Сөрем белән тулган яшьләре… 
Күпме еласак та юылмас шул, 
Җанга сеңде төтен исләре… 
Җанга сеңде, аңны богаулады, 
Күк-җир арасында торабыз. 
Үзебез бит, ал-артны уйламый, 
Газраилгә юллар сузабыз… 

Үкенүдән хәзер җиһан сыкрый, 
Илерепләр елый бар дөнья. 
И, Ходаем, җәннәт капкаларын, 
Зинһар өчен, Син ябып куйма??? 
Күптер анда-җәннәт бакчасында, 
Матур уенчыклар, курчаклар… 
Татлы җимеш, шифа тулы сулар, 
Биек очар өчен канатлар… 

Әйе, әйе! Балачак бит очу, 
Шаяру һәм уен дөньясы! 
“Сакланганны гына саклыйм”,-дигән, 
Хак сүзеңне тоткан булсакчы!!! 
Сакламадык…Газизкәйләребез 
Мәңге керер әле төшләргә. 
Ярдәм өмет итеп арган караш, 
Тилмерепләр багар күзләргә…

 Сакламадык, саклап калалмадык, 
Ачылмады бикле ишекләр. 
Вөҗдан газаплары тота калса, 
Яши алырбыз соң ничекләр??? 

Язлар быел елый-елый килә, 
Язда быел көзләр сагышы… 
Ишетәмсез, әнә, кошларда да, 
Сабыйларның әрнү тавышы, 
Сабыйларның йөрәк тавышы… 

27.03.18.

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *