ҮЗЕҢ САКЛА!
Бу көннәрдә һәркемнең дә,
Каны кайнаган чагы
Кемдер дәүләтне гаепләп,
Шуннан тәм таба бары
Бу көннәрдә һәркемнең дә,
Каны кайнаган чагы
Кемдер дәүләтне гаепләп,
Шуннан тәм таба бары
Ил кайгысы- безнең кайгы,
Ни генә эшләсәк тә…
Соңга калдык, кайтмаслар шул
Терсәкне тешләсәк тә…

Кая гына барсак та
Бердәм булыйк, ярдәмләшик
Нинди хәлгә тарсак та!
Тәмуг хәзер җир өстендә,
Көйдерә дә, яндыра
Хәтта исән кешене дә,
Күмерләргә калдыра
Җаннар елый, каннар кайный
Кеше гомере бигрәк жәл!
Тагын кабатланмас диеп,
Кем әйтә ала шул ук хәл?
