Кичермәгез безне, и сабыйлар…


Кичерегез… Хәер, кичермәгез — 
Кичерүгә лаек түгелбез. 
Гаеплене читтән эзләмәгез — 
Гаепле бит бары үзебез. 
Кичермәгез безне, и сабыйлар — 
Без кеше дә түгел — җанвардыр. 
Күрәсезме, ак кар булып уйный 
Шушы сабыйларның җаннары? 

Кичермәгез безне, и сабыйлар — 
Сулышларны ялкын өткәндә 
Саклап калалмадык, ачалмадык 
Елый-елый ярдәм көткәндә. 
Кичермәгез безне, и сабыйлар — 
Ялкын өтте ефәк чәчегез. 
Кулларыгыз ишекләрне төйде, 
Елга булып акты яшегез. 
Кичермәгез безне, и сабыйлар — 
Утка салдык сезне үзебез. 
Ул ут хәзер безгә күчте бугай — 
Дөрләп яна бүген күбебез. 
Кичермәгез безне, и сабыйлар — 
Акланмаслык гөнаһ безләрдә. 
Башланырга өлгермәгән язлар 
Әйләнделәр сары көзләргә… 

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *