Зәңгәр күктә ап -ак шарлар оча…

 

Инзиля Галиуллина

Зәңгәр күктә ап -ак шарлар оча.
Ап ак шарлар- ап- ак хыяллар…
Бер гөнаһсыз сабый хыяллары
Утта янып, юкка чыктылар…
Зәңгәр күктә ап ак шарлар оча…
Күрәсезме шуны, түрәләр?
Әле сабый гына булган җаннар
Кара гүргә барып керәләр.
Нинди йөрәк белэн яшәрсез сез?
Ничек карарсыз сез күзләргә?


Бикле ишек артларыннан тавыш
Керер әле сезнең төшкә дә.
Әни, диеп, өзгәләнгән сабый,
Ут ялкыны алгач уратып!
Ана йөрәгенә күчте хәзер
«Кызыл чия»дәге ул ялкын.
Гомер буе әрнеп янар ялкын,
Ярасыннан тамар каннары.
Зәңгәр күктә ап- ак шарлар оча,
Әйтерсеңлә сабый жаннары.
Бер гөнаһсыз шушы сабыйларга
Урын бирче, Раббым, оҗмахтан,
Калганнарга күркәм сабырлык бир,
Шашмас өчен авыр кайгыдан…
Зәңгәр күктә ап-ак шарлар оча…….
Инзиля280318

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *