Хатын-кызга мәдхия!

    СӨЮЕМНЕ ҖЫРЫМ АША ЮЛЛЫЙМ!|КАЗАНЬ|ТАТАРСТАН ۞

Хатын-кыз булмаса бу дөньяда,
Тумас иде матур балалар.
Күңелләрдә җырлар тумас иде,
Бүтән булыр иде заманнар.

Ир-атларны көчле заттан дибез —
Хатын-кызлар күпкә көчлерәк.
Бар тармакта хәзер эшли алар,
Башкаралар авыр эшне дә.

 

 

Шигырьләр дә яза, чигү чигә,
Баланы да җырлап йоклата.
Шул вакытта карап торсаң аңа,
Сокландыргыч хисләр уята.

Сезне тоеп тору безгә илhам бирә,
Көч-дәрт бирә җирдә яшәргә.
Канат куя күкләрдә йөзәрлек,
Дәрман бирә безгә эшләргә.

Булмасалар әгәр гүзәл затлар,
Яз да килмәс иде ашкынып.
Ай да ялгыз, миндә ялгыз, диеп,
Кемне сөяр идек шашынып?

Сездән башка яшәп буламы соң,
Мәхәббәтсез яшәп булмас ул.
Сез дә булмасагыз бу дөньяда,
Матур шигырьләр дә тумас ул.

Флүр Абдракыйпов, 2017.

💖✨💖 ИҢ ИХЛАС ТЕЛӘКЛӘР!|КАЗАНЬ|ТАТАРСТАН

Гүзәл зат дип аталабыз-
Кемдер туташ, кемдер ханым.
Һәрберебез кабатланмас
Бер бизәге бу дөньяның.

Без хатын-кыз өммәтеннән-
Кемдер чибәр, кемдер зирәк.
Заманага яраклашып
Исәр булырга да кирәк…

Фидакарьлек безгә дә хас-
Кемдер җитез, кемдер уңган.
Һәркайсыбыз бу дөньяга
Бәхет өмет итеп туган.

Ир-атлардан ким түгел без-
Юк куллардан килмәгән эш.
Бәхет дигән төшенчәдән
Димәк, безгә өлеш тиеш…

Фәүзия Мөхәммәтова.

 

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *