Хәерле сишәмбе иртәсе белән!

 

Зиля Закирова

Дусларым! Яз килә! Бураннары белән куркытса да, кыш, вакыты җиткәч, китеп барыр әле. И, дусларым! Ямьле язлар җан тынычлыгы, сәламәтлек, сабырлык, бәхетле тормыш, эшегездә уңышлар, гаилә тынычлыгы, балаларның шат тавышлары, күңел көрлеге, байлык өермәсе, күңел тынычлыгы алып килсен! Бәхетле, тәүфикълы булсын балаларыбыз, оныкларыбыз! Юлларында яхшы кешеләр генә очрасыннар. И Аллам! Яман кешеләрдән, яман сүзләрдән, яман эшләрдән, яман чирләрдән, яман юллардан үзең сакла барчабызны:үзебезне, балаларыбызны, оныкларыбызны.Язлар тик җан тынычлыгы, хәерле юллар алып килсен. Без мөселманнар, динебезгә тартылырга, намазга басарга  Аллаһы насыйп итсен, күңелләребезгә якты нур, изгелек, иман нуры бирсен!    АМИН!!!

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань |Татарстан |Уфа

Март бураны.

Кояшны җил болыт арасына:
-Ял ит.,.- диеп ,зурлап озатты.
Күктән төшкән энҗе бөртекләрен
Шаяргалап,өреп уйнатты.

Энҗе карны куенына алып
Март бураны эшкә кереште.
Җирнең йөзен энҗе-мәрҗән төреп
Тирән,биек көртләр өеште.

Кояш чыгып ,нурлы йөзен ачты.
Җирнең йөзен сөеп,яратты.
Буран һуштан китеп,туктап калды
Искитмәле гүзәл таң атты.

Гыйләҗева.Г.05.03.2018

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *