Динар Хайруллин

Кыш «авызыннан»


Китәсеңме??! Юк әле ,ди
Кумагыз,мин ашыкмыйм.
Яз белән азрак булса да
Тарткалашыйм,тартышыйм.
Әйтүчеләр булды бүген
Соңгы көнең дип,кышның.
Сагынырсыз,юксынырсыз
Бәхеткә тиң аклыгым.

 

 

 

 


Кузгалырмын,юл алырмын
Күп калмады вакытым.
Хушлашырбыз кул бирешеп
Кадерләп озатырсыз…..
Динар Хайруллин

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *