Сагындырыр әле бу карлар, сагындырыр әле бу аклык…

Римма Гайнанова 

 

 

Кышның соңгы көннәре. Тәүлек эчендә табигать әллә ничә төрле бапка кереп өлгерде. Кичтән ява башлаган кар, төнлә дә туктамыйча, таң атуга тез тиңентен булды.

Бөтен дөнья ап-ак, йоп-йомшак! Кемнәрдер, кар ерып эшкә юнәлде, икечеләре, кулларына көрәк алып, капка төпләрен көрәргә чыктылар. Буран уйнап торганда бу эшнең файдасыз икәнлеген аңласалар да, көрәүдән туктамадылар.

 

Ул да булмады, буранлап яуган кар туктап калды, һәм ялт итеп кояш чыкты.Өй түбәләренә калын булып яткан карны эретерлек һәм түбәдән тамчы тамызырлык җылылык булмаса да, һәрнәрсәгә үз мөнәсәбәтләрен белдерергә өйрәнгән тиктормас чыпчыклар, көннең болай матурланып китүенә куанып, күңелле генә гөрләшеп алдылар.

 

Ә табигатьнең үз кануннары! Кыш үзенең капризларын тагын күрсәтергә тотынды.Посып яткан җиреннән җил чыгып, яңадан буранлый башлады, тик бу хәл озакка бармады. Кич җитүгә, җил тынды, ярыйсы гына суытып җибәрде.

Күккә менеп кунаклаган тулган ай төннең аяз һәм салкын булачагын вәгъдә итә иде. Чыннан да шулай килеп чыкты. Челлә вакытында да бу хәтле чатнама суыклар булмаган иде. Моңа кадәр кич җитүгә биләмгә чыгып китә торган песи дә койрыгын кысты. Бер диваннан икенче диванга күчеп йокы симерткәннән соң, идәнгә төшеп тә ятып карый. Ишек ягына бер-ике адым гына ясый да, тыштагы салкынлыкны исенә төшереп булса кирәк, кире борыла. Урамнан үткән кешегә дә өрә торган эт хәтта оясыннан чыкмас булды. Инде быелга бүтән кирәге булмас дип читкәрәк алып куелган киез итекләр яңадан дәрәҗәгә менде. Салкын!

Ләкин тормыш дәвам итә. Көннәр суык әле дип тормады: Шомырт (сыер)теремек кенә бер бозау малае алып кайтты. Менә кемнең бәхете басты! Тәүлек тулу белән, сыердан аерып икенче урынга ябыла торган бозау һаман да әнисе куенында. Чәйлек сөт тә калдырмыйча имеп бетерә дә, мин чиләк күтәреп кергәч, шаярып төрткәли, сикергәли башлый! Әйдә рәхәтләнеп калсын! Салкыннар да мәңгелек түгел бит.

. Иртәгә яз! Күп тә үтмәс, кыш чигенер, кояш кайнар нурлары белән карны эретеп, ерганакларга әйләндерер… Сагындырыр әле бу карлар, сагындырыр әле бу аклык…

 

 

 

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *