Татарские плейкасты,гифы,стихи, видео от авторов
Тыныч булсын еллар!
Түгелмәсен аналарның күз яше!
Сабыйлар ятим калмасын!
Тулы булсын гаиләләр!
Өметләр сүнмәсен!
Безнең бөек илебезнең чиген саклаганнар,
Диңгезләрнең өстендәдә,астындада,йөзгәннәр,
Биек-биекләрдә,зәңгәр күкләрдә очканнар,
Сугышларда дошманны җиңеп,батыр булганнар,
Армияда хезмәт итеп , бурычларын үтәгәндә,
Әниләрнең күз яшьләрен җиргә тамдырганнар,
Сөйгәннәрен сагыну хисендә калдырганнар,
Салкын җилләргә бирешми,сакта торганнар,
Куркыныч очракларда, утка-суга кергәннәр.
Кемнәр алар дип,сез бүген сорамагыз,
Тик аларны һичтә,сез онытмагыз,
Улларыгызмы,әтиләрегезме,абыйларыгызмы,
Бүген аларны,бәйрәм белән,кадерләп котлагыз!
Франзиля. 23.02.2018. Шокурово.
Поделиться