АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань |Татарстан |Уфа

НӘКЪ ТӘ БЕЗНЕҢЧӘ!
Элеккеге кышлар кайда, дигән,
Уйлар борчый иде күңелне…
Капка өсләреннән йөри торган
Кар-буранлы чып-чын кыш килде!

Кар көртләре белән сыртлап өеп
Тутырды ул урам чатларын.
Чыга алмый яткач көрт эченнән,
Искә төште бала чакларым!

Буран, диеп кемдер, ах, иткәндер,        
Ә мин куйдым эчтән сөенеп!
Күрче әле, күрче, төн чыкканчы
Кар таулары куйган өелеп!

Менә бу кыш! Безнең балачакның
Кышлары бит шундый ак иде.
Ничек кенә сагынмаска, дуслар!
Иң бәхетле, гүзәл чак иде!!!

Балачагым кышы аяк баскан!
Буран дулый, таулар өелә!
Буран, диеп, кемдер, ах, итәдер,
Минем исә, күңел сөенә!!!
Менә монсы нәкъ тә безнеңчә!!!

(Гөлара Шәрипова)

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *