Ак карлар… Белый снег…

 

 

 

* •. ¸🍃🌸🌺 ТЕПЛО ДУШИ 🌸🌺🍃• * `* •.

С утра просыпал кто-то белый снег —
Он лёг ковром от самого порога,
Ты говоришь, чудес на свете нет?
Я говорю: их очень, очень много!

 

 

Кар яуганны күзлим 

Кар яуганны күзлим күккә карап… 
Шулай күзәтергә яратам. 
Чиксезлектән иңгән энҗеләрнең 
Матурлыгын күреп шаккатам. 

Саф һавадан алсуланган йөзне 
Назлап үбә мәрҗәндәй бөртек. 
Ак чәчәкләр кунып гүзәлләнә 
Шук күзләрне яшергән керфек. 

Җил башкарган моңлы көйне тыңлап,         
Куллар сузылалар биеккә. 
Әйлән-бәйлән уйный серле күңел 
Кар чәчәкләр белән берлектә.     

Мамык кебек йомшак, нәфис келәм   
Төреп алган тирә-ягымны. 
Тылсым белән тулы кышкы бу көн 
Әнкәй йөзе кебек ягымлы. 

Табигатьнең бер өлеше булып, 
Басып торам сихри халәттә. 
Рәхмәт укыйм күңел тоя белгән, 
Аллаһ биргән серле хәяткә. 

Зинфира Каримова
03.02.2018

Хания Фархи
Ап-ак карлар Ильгиз-Закиров-музыкасы-Гульшат-Зайнашева-сүзләре.

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *