ИСКЕЧӘ ЯҢА ЕЛЛАРНЫ ДА КӨТЕП АЛДЫК!

ТАТАРЛАР • ТАЛАНТЛАР • ТУГАННАР

Тыныч күкләр, илебез иминлеге, бәхет-шатлыклар, өмет-ышанычлар, яхшы хәбәрләр, яратканнарыбыз яратуы, якыннарыбыз саулыгы, әти-әниләребез исәнлеге, балаларыбыз игелеге, хәерле юллар, җылы очрашулар, туганнар татулыгы, дусларыбыз таянычы, күңелле бәйрәмнәр, язлар яктысы, вакытында яуган җәйге яңгырлар, көзен тулы амбарлар белән килсен 2018 ел!
Амин! Амин! Амин!

Иске Яңа ел киче котлы булсын, туганнар!

Эльвира Сафина     Әлеге юлларны укыган һәр кешегә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек телим.
Яңа ел һәммәбез өчен уңышлы булсын иде. Ялгызлар тиң ярларын тапсын, парлыларның бәхете тагын да артып, яңа төсмерләр, матур мизгелләр белән тулылансын, сагыш-борчуы булганнар күңел тынычлыгына ирешсен, һәммәбезнең дә тәннәребез сәламәт, күңелләребез көр булсын. Гади генә теләкләр, әмма иң кирәклеләре дә шулар бит. Үзен һәм тормышны яраткан, гармониядә яшәгән кеше генә башкаларга җылылык, шатлык, елмаю бүләк итә ала. Шуңа, Яңа елда да бер-беребезгә шатлык, җылылык өләшерлек, матур сүзләр әйтә алырлык дәрәҗәдә БӘХЕТЛЕ БУЛСАК иде. 

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань |Татарстан |Уфа

Искечә Яңа ел белән!

ЯҢА ЕЛ ТЕЛӘГЕ.
Иске елны озатабыз янә,
Каршылыйбыз кабат яңасын.
Бар борчулар үтеп китсен инде,
Яңасында бер үк калмасын.

Бар хыяллар чынга ашсын иде,
Бу яңа ел бәхет китерсен.
Ятим итми балаларын җирдә,
Әти-әни үзе үстерсен.

Авыр сынау белән бер үк сынамасын,
Калсын алар бар да искедә.
Яратканнар тигез гомер итсен,
Аерылмасын алар берсе дә.

Бу шигырем минем булсын иде 
Яңа елга яңа теләгем.
Ошатсагыз, бу шигырем, дуслар,
Булсын сезгә минем бүләгем!

Нурсиль Шаймарданов

Гузель Валиева(Мухаметзянова)Гузель Валиева(Мухаметзянова)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Халиса Гараева

***Куанып үтсен көннәр!
Әле генә Яңа елны каршыладык,
Килеп җитте тагын искечә …)))
Бәйрәм арты бәйрәм көтеп тора,
Ни диярсең…бәхет димичә ???)))
Барчагызны дуслар ,кабат котлыйм ,
Бәхетле булыйк яме !
Һәрберебезнең өстәленнән ,
Китмәсен Икмәк тәме !
Һәммәбез сәламәт булыйк ,
Куанып үтсен көннәр !
Яныбызда бала-оныклар,
Сөенешеп йөрсеннәр !!!
Халисә Гәрәева_С.13.01.2018.

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *