РӘХМӘТ!

АУЛАК ӨЙ| ТАТАР ҖЫРЛАРЫ | Казань |Татарстан |Уфа

Рәхмәт әйт!
«РӘХМӘТ!»сүзен әйтеп була болай гына…
Чын йөрәктән түгел…шулай гына. 
«РӘХМӘТ!»сүзен әйтмәсәң дә телең белән ,
Син рәхмәтле булаласың күңел белән.
Күңел белән әйткән «РӘХМӘТ!»ишетелми, 
Беркем күрми,беркем сизми,беркем белми…
Тик беркайчан онытмагыз Ходай барын,
Яшерүе мөмкин түгел аннан барын.
Ясалмалы икейөзле «РӘХМӘТ»сүзе…
Теләмичә генә әйтә күпләр сүзне.
«РӘХМӘТ!»диеп чын күңелдән әйтә белик,
Якыннарны,чын дусларны сөендерик!
Сөйгән ярга яратканга «Рәхмәт!»диик…
Күңел белән «РӘХМӘТ!»диик бер Ходайга, 
Бу җиһанда БЕЗ булганга,СЕЗ булганга. 
Нинди булса язмыш язган,гомер биргән,
«Ике юлның берсен үзең сайла!»дигән.
ӘНКӘЙЛӘРГӘ башны иеп «РӘХМӘТ!»диик
Исән чакта кадерләрен күбрәк белик.
Бер рәхмәтең чын коткарыр мең бәладән, 
Ходай сине һич ташламас ярдәменнән!
Күңел белән «РӘХМӘТ!»әйт син дошманыңа,
Карлы-бозлы яңгыр яумас юлларыңа.
Изгелек ул җирдә ятмый,син онытма!
Һәр кешенең үз бәхете үз кулында!!!

Венера Мәхмүтова

0
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *