Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул!

Бик гадисең, бик гүзәлсең
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше, карты
Сине бердәй ярата.

Туган көнең белән котлап,
Телим изге теләкләр!
Мәңге Раббым рәхмәтләре
Булсын сиңа бүләкләр!

ХОДАЙ биргән гомереңне
Яшәргә насыйп итсен!
Авырулар, начар кәеф
Килмичә, кире китсен!

 

 

 

СИНЕҢ  ЯРАТКАН ҖЫРЫҢ!

КҮП  САНЛЫ  ТУГАННАРЫҢ  БҮЛӘГЕ!

СИНЕҢ  ЯРАТКАН  ҖЫРЧЫҢ   ҖЫРЛЫЙ!

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *